САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

“Алты бала әтисе Изге Җомга көнне иң изгеләрдән булып китеп тә барды”. Мөслим имам-мөхтәсибе фаҗигале рәвештә вафат

Исән чакта, аяклар йөреп, күзләр күреп торганда беркөнлек дөньяның кадерен белеп, булганына Аллаһка шөкер әйтеп, куанып яшәргә кирәк дип юкка гына әйтмиләр шул. Күңеле чәчәк атып, балаларының бәхетен күреп яшәгән кешенең якты бәхет кояшы кара пәрдә белән каплана. Бәхетле дөнья, кояшлы тормыш бер мизгел эчендә челпәрәмә килә. Бүген иртәнге сәгать 7-8 тирәсендә Мөслим имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Моратов, алты баласын калдырып, фаҗигале рәвештә һәлак булды. Мәскәү–Уфа трассасының 966нчы километрында “Лада Гранта” автомобиле юл читенә төшеп каплана...

Фаҗигале рәвештә һәлак булган Мөслим районы имам-мөхтәсибе Венер (Габделкәрим) хәзрәт Моратовка 36 яшь иде, аның алты баласы ятим калды. Бүген иртән Мәскәү–Уфа трассасының 966нчы километрында “Лада Гранта” автомобиле юл һәлакәтенә очрады. Башлангыч мәгълүматларга караганда, Габделкәрим хәзрәт Моратов тизлекне арттыру нәтиҗәсендә идарәсен югалткан һәм юл читенә төшеп капланган.
 

Габделкәрим хәзрәт турында сөйләгән һәр икенче кешенең күңеле тулды, күзләре яшьләнде, тавышы калтырады. Мөгаен чыннан да искитмәле яхшы кеше булгандыр ул. Сүзләр белән алдап була, әмма күңел тулып, елыйсы килгәнне берничек тә яшереп булмый. Күзләрең яшьләнә, тавышың калтырый башлый.Алты баланың, алты егетнең атасыз, әти кешесез калуы башка сыймаслык хәл. Чыдаган анага рәхмәт. Габделкәрим хәзрәтнең авыр туфрагы җиңел булсын. Якыннарына Ходай сабырлык һәм күңел тынычлыгы бирсен. Бүген күз яшьләре аша “Габделкәрим хәзрәт безнең өчен үрнәк булды! Бик яхшы кеше иде ул!” дип аны искә алган кешеләрнең догалары барып ирешсен.

Диния нәзарәте хәзрәтнең гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләргә исәп-хисап счетын ачты.

 

Для юридических лиц:

Благотворительный Фонд «Закят»

ИНН/КПП 1655068682/165501001

ОГРН 1091600003153 ОКПО 63107012

р/с № 40703810662190000765

(Советское отделение № 6669/015 СБ РФ г. Казани)

ОСБ БАНК ТАТАРСТАН № 8610 г.Казани

к/с: 30101810600000000603 БИК: 049205603

Юридический адрес: 420111, г. Казань, ул. Лобачевского, д. 6

Для физических лиц:

Карта Сбербанк 5336 6900 0273 6009 на имя Марданова Булата Раифовича.

Обязательно указать назначение платежа: для семьи Муратова Венера Мунирович


Бу хакта тулырак:https://intertat.tatar//society/alty-bala-tise-izge-omga-k-nne-i-izgel-rd-n-bulyp-kitep-t-bardy-m-slim-imam-m-kht-sibe-fa-igale-r-ve/

Автор: Динә ЙОСЫПОВА

Фото: Мөслим районының мактаулы гражданины Мөҗәһит Әхмәтҗанов сайты, "Татар-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев