САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

"Акула якынлашуын күзәтү бик куркыныч": Өч баласын видеога төшерүче ир-ат сабыйларын ерткычтан коткарган

Америкада бер ир-ат суда йөзеп йөрүче балаларын дрон ярдәмендә видеога төшергән. Шул чакта ул якында гына йөзеп йөрүче акуланы күреп алган һәм балаларын ерткычтан коткарырга өлгергән. Бу турыда Fox News каналына сылтама белән РИА Новости агентлыгы хәбәр итте

Вакыйга Флорида штатындагы Нью-Смирна-Бич шәһәре янында була. Профессиональ фотограф Дэн Уотсонның өч баласы океанда су коена. Әти кеше аларны дрон ярдәмендә биеклектән видеога төшереп йөри. Шул чакта балалар янына кара тап якынлаша башлый. Бу акула булып чыга. 

 

"Мин аппаратны һавага күтәрүгә үк диярлек балаларга якынлашучы кара тапны күреп алдым", - дип сөйләгән ул журналистларга.

Уотсон тиз генә хатыны янына бара һәм балаларны судан алып чыгарга куша.

"Акула турында сөйләшкәндә, аларны тирән суда яши дип уйлыйсыз. Су тездән генә булган урынга акула килеп чыгар дип башыгызга да китермисез. Акула балалар янына якынлашуын күзәтеп тору бик куркыныч булды", - дип сөйли Дэнның хатыны Салли.

Фото: pixabay.com

 

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/hewef_heter/akula-yakynlashuyn-k-z-t-bik-kurkynych-ch-balasyn-videoga-t-sher-che-ir-at-sabyylaryn-ertkychtan-kot/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев