САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

23 яшьлек ана өч айлык баласын тәрәзәдән ташлаган

Хатын-кызга карата җинаять эше тикшерелә.

Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары 23 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше кузгаткан. Ул РФ Җинаять кодексының 30 нчы маддәсенең 3 нче часте, 105 нче маддәнең 2 нче часте (кечкенә яшьтәге баланы үтерергә җыену) буенча җинаять кылуда шикләнелә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетыныың Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә.

Тикшерү версиясе буенча, 2018 елның 30 июлендә Чистай шәһәрендә хатын-кыз үзе белән яшәүче ир, 10 яшьлек улы һәм 3 айлык кызы белән танышларына кунакка бара. Спиртлы эчемлекләр белән утырып алгач, хуҗалар йокларга ята, ә хатын сөяркәсе белән талашырга тотына. Низаг барышында 23 яшьлек ана кызының үзенә дә, сөяркәсенә дә кирәк булмавын әйтеп, кызны аякларыннан тотып, икенче кат тәрәзәсеннән ташлый. Әмма бу адымыннан айнып китеп, урамга баласы янына ашыга, олы улы исә күршеләрен уята, соңгылары ашыгыч ярдәм табибларын чакыра.

Бетон өслеккә башы белән төшеп бәрелү нәтиҗәсендә, бала авыр имгәнүләр ала һәм Республика балалар клиник хастаханәсенә озатыла.

Хәзерге вакытта хатын-кыз кулга алынган. Бу хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклау буенча эш үткәрелә. Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/07/31/168836/

Фото:https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев