«Зөләйха күзләрен ача» сериалын телевизордан күрсәтәләр.КАЙЧАН?

Гүзәл Яхина «Зөләйха күзләрен ача» сериалының тизерын урнаштырды. Мини-сериал һәркайсы 52 минут тәшкил иткән 8 сериядән торачак. Аның зәңгәр экраннарга кайчан чыгачагы әлегә төгәл билгеле түгел

Интернетта Казан язучысы Гүзәл Яхина романы буенча төшерелә торган «Зөләйха күзләрен ача» сериалының тизеры пәйда булды. Видеороликны язучы Facebook социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә урнаштырган.

 

Тизерның башында Зөләйха (аны Чулпан Хамматова башкара), үз исеме белән дәшкәч, күзләрен ачып җибәрә. Роликка сериалдагы берничә эпизод (Себергә китү, Зөләйханың кеше аягы басмаган тайгада бала табуы, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә кискен үзгәрешләр) кергән.

Сериалның бер өлешен Татарстанда, аерым алганда, Казанда төшерделәр. Чор рухын яңадан торгызу өчен Казан Кремлендәге барлык вывескалар һәм иллюминацияне алдылар.

Мини-сериал һәркайсы 52 минут тәшкил иткән 8 сериядән торачак. Аның зәңгәр экраннарга кайчан чыгачагы әлегә төгәл билгеле түгел.

Фото: @chupanofficial

https://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 4 февраль 2021 - 13:50
    Фирдүс Тямаевтан - «Татарлар» җыры
  • 21 гыйнвар 2021 - 16:19
    Сарман районыннан Илгиз Мусин “Джентельмены удачи” кинофильмында уйный
  • 2021 елга нинди максатлар куйдыгыз? .
    7 кеше тавыш бирде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте
  • Сарманда креатив чаналар фестивале үтте
  • Реконструкциядән соң Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге бинасы ачылды
  • Районда Уңыш бәйрәме узды.
  • Сарманлылар Яңа Бүләккә бардылар
  • Районга Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина килде