САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

«Зәңгәр яулык» сугыш елларына алып кайтты

Быелгы Бөек Җиңү бәйрәме аеруча истәлекле, чөнки бүген илебез халкы аның 80 еллыгын билгеләп үтә.

Район үзәгендә дә бу көн зур тантана төсендә башланып китте. Район Башкарма комитеты каршындагы бәйрәм үтәчәк мәйданда иртәдән үк «Зәңгәр яулык», «Солдатлар» кебек сугыш еллары җырлары яңгырады, биюләр башкарылды. Аларның һәркайсы ветераннарны утлы яшьлекләренә алып кайтты, данлы еллар турындагы хәтерне яңартты. Халкыбыз тарихының бер өлеше булган сугыш еллары күренешләре сәхнәләштерелде. Күңелләрдә кабат илебез азатлыгы өчен башларын салганнарның каһарманлыгы, тылда калган әби-апаларыбызның хезмәт фидакарьлеге, әфган, Чечня сугышларында илебез сагында торган, махсус операциядә ватаныбыз иминлеге өчен көрәшүче егетләребезнең батырлыгы турында горурлык хисләре ургыды. Аларга карата чиксез хөрмәт, рәхмәт сүзләре әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев