САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җыр бәйгесе үткәрелә

Хөрмәтле моң-җыр сөюче райондашларыбыз!

Сарман балалар сәнгать мәктәбенә татар халкының бөек җырчысы, якташыбыз – Татарстанның һәм Россиянең халык җырчысы Илһам Шакиров исеме бирелү уңаеннан, 7-16 яшьлек балалар арасында “Илһам чишмәсе” дигән районкүләм ачык җыр бәйгесе үткәрелә. Ул мәшһүр җырчыбызның җыр мирасын кадерләп саклауны, килер буыннарга тапшыруны максат итеп куя.
Бәйгедә катнашучылар ике җыр башкарырга, аның берсе – Илһам Шакиров репертуарыннан, икенчесе халык җыры яки классик әсәр булырга тиеш. Җыр фонограммага (минус), музыка уен коралына кушылып яки тере тавыш белән генә дә башкарылырга мөмкин.
Бәйге Сарманның милләтпәрвәр егете Гамиров Илдар Өнип улының матди ярдәме белән уздырыла. Бәйгенең җиңүчеләренә кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Жюри карары буенча, гран-при иясен билгеләү мөмкинлеге дә каралган.
Конкурсның сайлап алу туры 19 августта 18.00 сәгатьтә район үзәгендәге Ял паркында (Ленин бакчасы) үткәреләчәк. Заявкалар Сарман сәнгать мәктәбендә яки түбәндәге электрон адрес буенча 18 августка кадәр кабул ителә: sarm dshi@mail.ru
Белешмәләр өчен телефоннар: 2-52-54; 8-987-283-54-47.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев