САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Йорт кошларын ничек сайларга?

Шәхси хуҗалыкларда йорт кошлары алу, тәрбияләү сезонына кердек. Димәк, тәүлеклек яки бераз үскән кош-кортка ихтыяҗ да арта.

Йорт кошлары сайлаганда, ничек итеп ялгышмаска соң? Нинди дә булса чебеш сатып алганда, сатучыдан №4 форма ветеринария белешмәсе яки №1 форма ветеринария таныклыгы күрсәтүне сорарга кирәк. Аларда кош-корт турында тулы мәгълүмат язылган була: аның төре, токымы, яше, саны, кайда җитештерелүе, чыгышы, ветеринария чаралары үткәрелүе һәм башкалар. Чебешнең кыяфәтенә, каурыйларына да игътибар итәргә киңәш ителә. Кош актив, хәрәкәтчән, сулышы чиста булырга, күзләре яшьле булмаска тиеш. Кошкортларны реализацияләгәндә, нинди дә булса кагыйдәләрне бозу күзәтелсә, административ хокук бозулар кодексының 1 бүлеге 10.8 маддәсе нигезендә административ җаваплылык каралган. Әгәр мондый хокук бозу терлекләр арасында инфекцияле авырулар таралуга яки аларның үлеменә  сәбәпче булса, РФ Уголовный кодексының 240 маддәсе буенча уголовный эш буенча җаваплылыкка тарту каралган. Сатучылар тарафыннан әлеге ветеринар таләпләр үтәлмәү очраклары булуы ачыкланса, shn.tatarstan.ru рәсми сайты, 8843-570-20-08 телефон номеры аша Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор Идарәсе дәүләт инспекторларына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев