САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яшәгән урыныбызның чисталыгы үзебездән тора

Көнкүреш калдыкларын юкка чыгару буенча килешү төзелде.

Аның нигезендә республикада калдыклар барлыкка китерүче һәм аларны яңадан эшкәртүче сәнәгать предприятиеләре арасында хезмәттәшлек җайга салыначак.
Әлеге килешү I һәм II класслы калдыклар әйләнеше белән эш итүче федераль оператор белән Татарстан арасында төзелде һәм аңа республиканың Экология һәм Урман хуҗалыгы министрлыклары коллегиясендә кул куелды.
- Без яши торган мохитебезнең нинди икәнлеге үзебездән торганын аңлыйбыз. Экологик зыян тупланган, һәм аны махсус ярдәмнән башка тәртипкә китерү мөмкин түгел. Коллегаларыбызның ярдәме белән без барлык проблемалы мәсьәләләрне хәл иттек, - диде бу уңайдан республика Президенты Рөстәм Миңнеханов.
“РосРАО” федераль дәүләт унитар предприятиесе генераль директорының беренче урынбасары Максим Корольков мәгълүматларына караганда, бу илдәге мондый килешүнең – беренчесе. Татарстан калдыкларны барлыкка китерүче һәм аларны эшкәртүче предприятиеләр булу белән уникаль.
Бу программага “I һәм II класс калдыклары белән эшләү инфраструктурасы” дигән аерым федераль проект багышланган. Аның кысаларында калдыклар, дәүләт мәгълүмати системасы белән эшләү буенча федераль система, калдыкларны яңадан эшкәртү буенча булганнары янына җиде якорь предприятие булдыру планлаштырыла. 2024 елга сәнәгать калдыкларының 65 проценттан да ким булмаган өлешен эшкәртүне җайга салу күздә тотыла.
“Дәүләт мәгълүмати системасын төзү өчен федераль бюджеттан акчалар инде бүленгән. Татарстан предприятиеләре әлеге системадан түләүсез файдалана алалар. Болар – машина төзүче, химик ток чыганаклары, аккумуляторлар эшләүче предприятиеләр. Аларда зур күләмдә калдыклар барлыкка килә һәм алар аны күп очракта нишләтергә белмиләр. Ышанам: 2020 елда ситуация үзгәрәчәк”, - диде спикер.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X