САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яшь булып калу өчен

Күпме генә эзләнсәләр дә, әле берәү дә мәңге яшь калу серен ача алмый. Шулай да яшьлекне озайтырга мөмкин. Ул исә гап-гади кагыйдәләргә бәйле.

1. Су, су һәм тагын бер тапкыр су. Кеше организмының якынча 80 проценты судан тора. Су - матдәләр алмашында иң мөһим аспект. Әгәр сидек юллары системасы буенча каршылыклар юк икән, көненә 1,5-2 литр су эчәргә кирәк. Сыйфатлы фильтрлар кулланыгыз, суны озонлаштырырга мөмкин, тик бу әллә ни әһәмиятле түгел - иң мөһиме, чистартыгыз да эчегез. Әгәр организм сусызландырылган икән, биткә крем сөртүдән ни мәгънә? Нәкъ менә җитәрлек күләмдә су куллану бит тиресе сыйфатын яхшырта, ул чистара, төсе тигезләнә.

2. Артык авырлык җыймагыз. Һәр май күзәнәге - кечкенә генә әшәкелек фабрикасы кебек, май күзәнәкләре зарарлы эстроген эшләп чыгара. Ә инде артык авырлыкның йөрәккә һәм умыртка баганасына өстәмә йөк булуы турында әйтеп тә тормыйм, бу күптән билгеле.

3. Саф һава һәм хәрәкәтләнү (табигатькә чыгу, җәяү йөрү) - нәкъ менә шундый йөкләмәләр майны яндырырга булыша, баш мие эшчәнлеген яхшырта, кәефне һәм үз-үзеңә бәяне күтәрә. Организмны "таркатучы" продуктлар кислород ярдәмендә тизрәк яна.

Реклама

4. Йокыгызны туйдырыгыз! Иң төп кагыйдә - 23.00 сәгатькә кадәр йоклап китү. Тәүлегенә - 7, иң яхшысы 8 сәгать йокларга кирәк. Йоклаганда бүленеп чыга торган мелатонин дигән гормон безнең организмны яшәртә. 

Бәхетле һәм сәламәт яшик!

http://syuyumbike.ru/news/belmesen-bel/yash-bulyp-kalu-chen

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X