Хәрбиләргә бер тапкыр бирелә торган түләү күләмен арттырачаклар
«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр бирелә торган түләү күләмен 360 мең сумга кадәр җиткерәчәкләр. Бу турыдагы боерык шушы араларда кул куелачак.
Шунысын да ассызыкларга кирәк: хәрбиләргә бер тапкыр бирелә торган акча федераль түләүләргә өстәмә рәвештә түләнәчәк. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 2022 елның 23 июнендә кул куйган боерык нигезендә, Татарстан батальоннарында контракт буенча хәрби хезмәт үтүчеләргә бер тапкыр 260 мең сум акча түләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев