Хәмбәл Фәрхиев котлаулар кабул итә
26 сентябрь көнне Чукмарлы авылында яшәп иҗат итүче Хәмбәл Фәрхиевка (әдәби псевдонимы – Нур Сәед) 80 яшь тулды.
Шагыйрь, төзүче, балта остасы котлаулар кабул итүен дәвам итә. Кичә аны гомер бәйрәме белән “Сарман таңнары” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары тәбрикләделәр, шагыйрьгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, иҗат уңышлары теләделәр. Нур Сәед яңа шигырьләрен укыды. Хискә генә түгел, моңга да бай шагыйрь җырга да бик оста булып чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев