САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вәсимә апа мөнәҗәтләр бәйгесендә призлы урынны алды

Россия Ислам институты, Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте һәм башка җаваплы оешмалар үткәргән “Илаһи моң” конкурс-фестиваленә йомгак ясалды.

Бәйгенең “Халык иҗаты әсәрләрен башкару” номинациясендә районыбызда яшәп иҗат итүче шагыйрә, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Вәсимә Хәйруллина да катнашты һәм мөнәҗәтләр язу буенча II, аларны башкару буенча III урынга лаек булды.
Түбәндә без сезгә Вәсимә апаның мөнәҗәтләрен тәкъдим итәбез.

Вәсимә Хәйруллина

Үтенеч

Йа, Аллам! Картлык көнемдә

Бирмә көнчелек, хөсетлек.

Насыйп ит хәерле гомер,

Үзең кушканч тереклек.

Йа Раббем! Бирмә саранлык,

Акча, байлыкка хирыслык.

Юлдаш ит калган гомердә

Хәләл кәсеп һәм тырышлык.

Илаһым! Калебне сакла

Үчтән, ачу тотулардан.

Дөнья мәшәкате белән

Ахирәтне онтулардан.

Раббем, Аллам! Телем миңа

Афәт түгел, бирсен савап.

Ялган, гайбәттән ерак тот –

Бирәсе бар сиңа җавап.

Йа Илаһым! Гөрбиянлык,

Эрелекләр, мактанчыклык

Итә күрмә миңа насыйп.

Иманлы мөслимә булып,

Туган җирдә торыйм басып.

 

Реклама

Намаз

Хәсрәт-кайгың чиктән ашса,

Булмый орып башны ташка.

Җәй намазлык кыйбла якка,

Ор башыңны намазлыкка.

Тирә-юнеңдә кешеләр,

Якыннарың кинә кора.

Бас намазга, кыл син дога,

Син аларга тәүфыйкъ сора.

Югалтуларың күп булып,

Эзәрлекләсә ялгызлык,

Аллаһтан сора сабырлык,

Алдыңа син җәй намазлык.

Гел бәйләнеп шайтан йөрсә,

Шом, курку күңелгә төшсә,

Истигъфар кыл намаздан соң,

Күңелдән китәр вәсвәсә.

Намаз – күңел тынычлыгы,

Кайгы-хәсрәтең азаю.

Намаз – иптәш, дус һәм сердәш,

Аллаһыга якынаю

Намаз – калеб чисталыгы,

Иманыбызның ныклыгы.

Аллаһ юлының баскычы,

Намаз – оҗмахның ачкычы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X