САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Владимир Путин таныклык алу өчен белешмәләргә бәйле вазгыятьне тәнкыйтьләде

Владимир Путин таныклык алу өчен белешмәләргә бәйле вазгыятьне тәнкыйтьләде

Владимир Путин белешмәләргә бәйле вазгыятьне тәнкыйтьләде. Тиешле кадрлар «Беренче Канал»да чыкты.

«Бездә минималь хезмәт хакы күләме - 11 мең. Әлеге белешмә алу өчен кеше хезмәт хакының яртысын бирергә тиеш буламы? Ниндидер сафсата!» — дип ачулана Россия Президенты.

Кадрларда Владимир Путинның Хөкүмәттәге барлык инстанцияләрнең әлеге боерыкны килештерүе уңаеннан канәгатьсезлек белдерүе күренә.

«Һич югы Хезмәт министрлыгы карарга тиеш иде! Бу нәрсә? Агачтан егылып төштегезме әллә!» — диде Владимир Путин.

  • «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы илдә машина йөртүчеләр өчен медицина белешмәсе 2020 елда кыйммәтләнәчәк, дип хәбәр иткән иде. Тиешле указ имзаланды, әмма яңалык автомобиль хуҗаларында канәгатьсезлек уятты.
  • Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы гражданнарның борчылуы аркасында яңа боерык кертүне кичектереп торырга карар итте.

 Фото:https://pixabay.com/ru/

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев