САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Виноград утыртырга соң түгел

Гадәттә, майның икенче яртысында һава торышы шактый тотрыклылана. Туфрак 15 градуска кадәр җылынса, виноградны күчереп утыртырга мөмкинлек туа.

Җылылык яратучы культура булса да, ул урта полосада да менә дигән үсә. Моның өчен дөрес сортны сайларга һәм дөрес утыртырга гына кирәк. Әгәр сез яшел ботаклар яки ябык тамыр системалы үсенте кулланасыз икән, аны май ахырында яки җәй башында утырту яхшы. Виноградны утырту өчен, хәзерлекне көздән үк башларга кирәк. Участокның көньяк ягыннан биеклеге, киңлекләре 80 шәр сантиметрлы чокыр казыгыз, төбенә вак таш яки вакланган кирпечтән 10 сантиметр тирәсендә дренаж катламы салып калдырыгыз, өстенә уңдырышлы туфрак сибегез. Туфракны чокыр казыганда чыккан өске катламнан алыгыз, аны тирес, суперфосфат һәм көл белән аралаштырыгыз, яхшылап су сибегез. Чокырны көздән ясап калдырмасагыз, виноградны утыртырга берничә атна кала ясарга да мөмкин. Утыртканда, чокыр кырыена 5 сантиметр диаметрлы пластик торба кадап калдырыгыз. Аның аша яшь виноградка су сибү уңайлы. Чокыр кырына 50 сантиметр калырлык итеп уңдырышлы туфрак салыгыз, яхшылап су сибегез. Су сеңеп беткәч, үсентене утыртыгыз, чокырны күмеп бетерегез. Күмеп бетерү өчен, уңдырышсызрак туфрак та ярый. Торба аша көн саен су сибеп торыгыз. Туфракны салам яки опилка белән көпшәкләндереп тору да әйбәт. Бу дымны сакларга да ярдәм итә. Август ахырына виноград 2 метр чамасы үсәргә тиеш. Ә киләсе елда сез беренче уңыш белән сыйлана алачаксыз.

“Виноград ашаган кеше куертылган кояш ашый”, - ди румын халкы. Белгәнебезчә, кояш яктысы, җир көче, җылы җилләр белән иркәләнгән бу җимеш бик файдалы. Борынгы греклар аның белән салкын тиюне дәвалаганнар, ә бүгенге халык медицинасында ул астма, хроник эч кату, ашказаны эшләмәгәндә, бавыр авырулары, хроник авырулар вакытында кулланыла. Өстәвенә ул организмны яшәртүче матдәләргә дә бай. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев