САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Урманнарда җир өстендә яткан агач ботакларын җыю рөхсәт ителәчәк

Закон проекты 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.

Татарстан халкына җир өстендә яткан агач ботакларын җыю рөхсәт ителәчәк. ТР Дәүләт Советы утырышында «Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында» ТР Законының 1 һәм 3 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» ТР закон проекты кабул ителде.

Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров закон проектының федераль законнардагы үзгәрешләргә туры китерүгә юнәлдерелгәнен әйтте.
 
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин, яңа норма буенча, җир өслегендә яткан агач кәүсәләре, чыбык-чабыкны ел дәвамында җыю мөмкин булачак, - диде. Ул урман үсентеләрен кисмичә, бары тик кирәкле кораллар кулланып, җирдән кул хезмәте белән генә җыелырга тиеш булачак. Закон проекты 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.

 

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин соңгы вакытта урманнарга якын торак пунктларда яшәүчеләрдән зарланулар ишетелүен әйтте. «Коры агач-ботаклар, чүп-чар күп булуга зарланалар. Беларусь Республикасының урманнарны саклауда уңай тәҗрибәсе бар. Алга таба бу мәсьәләне болай калдырырга ярамый. Урманнарга сакчыл караш булсын", - дип өндәде.

Закон проекты икенче һәм өченче укылышларда кабул ителде.

 

Фото: архив/Александр Эшкинин

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев