САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районда участоклар сайлаучыларны кабул итәргә әзер

Бу якшәмбедә – 8 сентябрьдә бердәм тавыш бирү көнендә без алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлаячакбыз.

Районның бер мандатлы өч сайлау округында муниципаль берәмлекләр депутатларын өстәмә сайлаулар да булачак: - 1нче санлы бер мандатлы Александровка сайлау округы; - 3 нче санлы бер мандатлы Мортыштамак сайлау округы; - 2нче санлы бер мандатлы Чукмарлы сайлау округы. Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә сайлау участокларын физик мөмкинлекләре чикле сайлаучылар өчен яраклаштыру буенча эш алып барды. Республикада сайлау участокларының 92 проценты биналарның беренче катында урнашкан, ә безнең районда – барлык участоклар да. Сайлау көнендә инвалидларга булышу өчен волонтерлар билгеләнгән. Алар, сайлау комиссияләре әгъзалары кебек үк, өйрәнү семинарларында булдылар. — Сайлау комиссияләре әгъзалары инвалидларның, чыгып йөри алмаучыларның өйләрендә булып, аларның кайда, ничек сайлаячакларын белештеләр. Аларның өйдә тавыш бирүне сайлаганнары янына 8 сентябрьдә сайлау комиссиясе әгъзалары үзләре барачаклар, - диделәр район территориаль сайлау комиссиясендә.

Районда 43 сайлау участогы бар. 8 сентябрьдә алар 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев