САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Туган көнең белән, интернет!

Бүген, 17 майда, интернет туган көнен билгеләп үтелә. Быел ул 29 еллыгын бәйрәм итә.

Интернетның туган көнен, нигездә, бу өлкәдә эшләүче профессионаллар, ягъни белгечләр билгеләп үтә – бу программистлар, система администраторлары һәм башкалар. Әмма соңгы елларда бу көнне башка һөнәр ияләре дә читләтеп үтми. Чөнки интернет һәрберебезнең тормышына ныклап кергән, челтәрнең йогынтысы артты. Глобаль челтәрдән башка ничек яшәвебезне, эшләячәгебезне без инде күз алдына да китерә алмыйбыз. Бигрәк тә соңгы вакытта – үзизоляция чорында. 

 

Кызыклы фактлар

Хәзерге вакытта глобаль челтәр – ул биш миллионга якын мәгълүматлар терабайты (1 терабайтта 1024 ГБ). Бөтен интернетны 200 миллион дискка урнаштырырга була.

Интернет – һәр сигезенче никахның һәм унынчы аерылышуның сәбәбе. Беренче очракта булачак ир белән хатын интернет челтәрендә таныша, ә икенчесендә – төрле онлайн комарлы уеннар, виртуаль һәм реаль хыянәт кебек начар гадәтләр килеп чыгу.

Биш ел эчендә интернет белән 50 миллион кеше куллана башлаган. Радиотапшырулар индустриясенең моңа 38 ел, телевидениенең 13 ел вакыты киткән. Сүз, әлбәттә инде, тыңлаучылар, тамашачылар һәм кулланучылар саны, ягъни хезмәтләрне сатып алучылар турында.

Реклама

“Интернет” һәм “Бөтендөнья пәрәвезе” – ике төрле төшенчә. Интернетның эшләве пәрәвезсез мөмкин (тик ул чакта анда фильмнарсыз, фотосурәтләрдән, китапханәләрдән һәм музыкадан башка нәрсә эшләргә була), ә менә интернетсыз пәрәвез эшли алмый.

Хәзерге чорда Эверест тавы биеклегендә дә элемтәдә булырга мөмкин, анда бер үк вакытта 50 абонентка хезмәт күрсәтә ала торган челтәр бар.

Көн саен җир шарында 247 миллиардка якын электрон хат җибәрелә. Әмма бу корреспонденциянең 90 процентын спам һәм вируслар тәшкил итә. Шуңа күрә чит-ят адрестан килгән хатны ачканда сак булыгыз.

Фото: pixabay.com

ЧЫГАНАК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X