САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

ТР Прокуратурасы: Балалары олылардан башка гына урамга чыккан ата-аналарны җәза көтә

Күзәтү ведомствосы республика халкын Хөкүмәт тарафыннан күрелә торган чараларга җаваплы карарга чакыра.

Балалары олылардан башка гына урамга чыккан ата-аналарны җәза көтә. ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

Күченеп йөрүгә карата кертелгән тыюларны бозып, балалары олылардан башка гына урамга чыккан яки җәмәгать урыннарына барган әти-әниләргә «Ата-аналар яки балигъ булмаганнарның башка законлы вәкилләренең балигъ булмаганнарны карау һәм тәрбияләү буенча вазифаларын үтәмәве» маддәсе нигезендә административ җаваплылыкка тартылу куркынычы яный.

Күзәтү ведомствосы республика халкын Хөкүмәт тарафыннан күрелә торган чараларга җаваплы карарга чакыра.

https://tatar-inform.tatar/news/incident/31-03-2020/tr-prokuraturasy-balalary-olylardan-bashka-gyna-uramga-chykkan-ata-analarny-za-k-t-5732872

Фото:https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев