САРМАН
  • Рус Тат
  • ТР Дәүләт Советына сайлауларга алдан тавыш бирүләр үтә

    Бүген ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау кысаларында “Бердәм Россия” партиясенең алдан тавыш бирүләре (праймериз) узачак.

    Районда алар җиде урында – Сарман, Җәлил, Петровка Завод, Зур Нөркәй, Иске Минзәләбаш, Әлмәт, Иске Кәшер җирлекләрендәге берәр исәпләү участогында булачак. 
    8 сентябрьдә Дәүләт Советына узачак сайлауларны халыкның республика Президентына, хөкүмәткә һәм җирле хакимияткә мөнәсәбәтен күрсәтүче референдум дип атарга була. Алдан тавыш бирү исә анда катнашачак кандидатларны сайлап алу булып тора. Праймеризда 18 яшьләре сентябрьдә тулачак гражданнар да катнаша ала. Исәпләү участоклары 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

    Фото:https://pixabay.com/ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: