САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тиешсез урында су коенучы райондашларны штрафка тарталар

Юрий Венедиктов тиешсез урында су коенучыларны штраф хакында кисәтте

Татарстанның кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы республикада быел тәртип бозу очраклары инде теркәлүен белдерде.

Рөхсәт ителмәгән урыннарда су коенган өчен закон тарафыннан административ җаваплылыкка тарту каралган. Штраф күләме һәм тәртип бозучылар хакында бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында Татарстан  Республикасының кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов сөйләде. 

 

Республикада халык күпләп ял итә торган 215 урын коткаручылар тарафыннан контрольгә алынган. Аларны көн саен патруль группа тикшереп торачак. Максатлары - профилактика һәм тыелган урыннарда су коенуны булдырмау. 

 

"Тиешсез урында су коенучылар административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Штраф күләме 1000 сумнан 1500 сумга кадәр", - диде баш инспектор журналистлар белән очрашу барышында. 

 

Реклама

Узган ел су коену сезонында, тиешсез урында су кергән өчен 785 гражданин җаваплылыкка тартылган. 

 

 

"Кичә коткаручылар Түбән Кама районында һәм Чистай районында рөхсәт ителмәгән урында исерек килеш су коенган ике кешене ярга чыгарып, полиция хезмәткәрләренә тапшырды. Билгеле инде, аларга карата беркетмә төзелде", - дип хәбәр итте Юрий Венедиктов. 

 

  • Татарстанда су коену сезоны 1 июньнән 30 августка кадәр билгеләнгән. 

 

Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Фото:https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X