САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әти - әниләр, сезнең игътибарга. Сүз нәрсә турында бара?

Көзге каникул быел 31 октябрьдән 6 ноябрьгә (җиде көн) кадәр дәвам итә.

Көзге каникул чорында укучыларның сәламәтлеге һәм тормыш иминлеге турында кайгырту-мәктәпнең , барлык педагогик коллективның, ата-ананың һәм баланың үзенең иң мөһим бурычы. Шуңа күрә балаларга һәртөрле куркыныч очракларда үзләрен ничек тотарга кирәклеген өйрәтелә. Бигрәк тә әңгәмәләр оештыру, төрле куркыныч очраклар һәм вакыйгалар буенча сөйләшүгә әһәмият бирелә. 
Һәр бишенче янгын очрагы балаларның ут белән шаяру нәтиҗәсендә килеп чыга. Төп сәбәп — балаларның караучысыз калуында. Өлкәннәргә бала-чаганың кызыксынучан булуын онытмаска кирәк. Алар бит күпчелек зур кешегә охшарга тырыша. Өлкәннәр кулындагы шырпы ризык әзерләү, яисә бүлмәне җылыту өчен хезмәт итсә, балалар кулына эләккәч ул зур куркыныч яный. 
Кайвакытта балалар артыннан карап бетереп тә булмый. Без барыбыз бергәләп янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәсәк һәм балаларыбызны шуңа өйрәтсәк, республикада балаларның ут белән уйнау очракларыннан килеп чыккан янгыннар саны күпкә кимер иде. 
Иминлегебез үзебезнең кулда. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә битараф калмыйк. 
Көзге каникул көннәрендә балаларны юл-транспорт травматизмыныннан саклауда ата-аналар һәм укытучылар өстенә йөкләтелгән. Статистика күрсәткәнчә, балалар катнашындагы юл һәлакәтләре каникуллар чорында аеруча еш кабатланалар. Чөнки балалар буш вакытларын урамда, гадәттә, өлкәннәр күзәтчелегеннән башка үткәрәләр. Бу чорда автотранспортчыларга аеруча игътибарлы булырга, тизлек режимын төгәл сакларга кирәк. Балалар уен белән мавыгып, шаярышып кинәт юлга йөгереп чыгулары бар бит. 
Велосипедта йөргәндә тиешле урыннардан гына йөрергә, транспорт юлына чыкмаска, туп белән бары тик балалар мәйданчыкларында гына уйнарга кирәклеген кат-кат кабатларга кирәк. 
Кайбер очракларда урамдагы хуҗасыз калган эт-мәчеләр дә балалар тормышына куркыныч тудырырга мөмкин. Гадәттә, балалар мәчеләрне үз итә, кулларына тотып уйныйлар, өйгә алып кайталар,ә мондый хайваннарның йогышлы авырулары да булуы мөмкинлеген бала аңлап бетерми. Шуңа күрә әңгәмәләр үткәргәндә, бу турыда бик тулы итеп аңлату кирәк. 
Урам этләре дә вакыт-вакыт кешеләргә ташлана. Балалар андый этләргә якын барырга тиеш түгел, чөнки ул этләр тешләргә, кайвакыт әгъзаларны нык җәрәхәтләргә, ә котырган булулары сәламәтлеккә зур зыян салырга мөмкин. Балаларга урам хайваннары белән аралашуның нәтиҗәләре турында аерым әңгәмәләр үткәрү планда каралырга тиеш. 
Таныш булмаган кешене өйгә кертергә ярамаганны күп балалар аңлыйлар, ләкин начар кешеләрнең төрле оешмалардан килдек дип, мәсәлән, газны, электрны тикшерү сылтавы белән өйгә үтеп керергә мөмкин икәнлекләре турында да балалар бик яхшы белергә тиешләр. 
Көз көне ата-анадан башка су буйларына барырга һәм суга керергә ярамавын бала һәрчак истән чыгармаска тиеш. Ә моның өчен ата-аналар балаларына һәрвакыт моны искәртеп торырга тиеш. 
Караучысыз калган балаларның ут һәм газ белән җиңелчә уйлап эш итүләре, элементар кагыйдәләрне белмәүләре, кайгысыз һәм ваемсыз булулары - фаҗигале хәлләрнең төп сәбәбе менә шулар. 
Исегездә тотыгыз: балаларыгызның гомере бары тик үзегезнең кулыгызда!

Гөләндәм Хәлиуллина язмасы .

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев