САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татлы газлы су эчмәгез!

Гастроэнтеролог, табиб-терапевт, медицина фәннәре кандидаты Ирина Пичугина татлы газлы суның зыяны зур икәнен билгели.

Газировкадагы тиз үзләштерелә торган углеводлар – иң куркынычы. 0,33 литрлы бер банка колада 8 кисәк шикәр булырга мөмкин.
Татлы суны эчүдән кергән энергия шунда ук май катламына китә. Татлы газлы суны даими эчү шикәр чиренә, симерүгә һәм башка авыруларга китерә.

АКШның Миннесота университеты галимнәре тикшеренү үткәргән һәм газлы су яратучыларда ашказаны асты бизе яман шеше хәвефенең 87 процентка күбрәк булуын ачыклаган.

Белгечләр газлы татлы суларны сут, морс, чәйгә алыштырырга киңәш итә.

Кызыл Таң

Фото: pixabay

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев