САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда якшәмбегә кадәр эссе һава торышы сакланачак

Республикада эссе һава торышы урнашты, тәүлеклек уртача температура нормадан 6-8 градуска артып китә.

Татарстанда эссе һава торышы урнашты, тәүлеклек уртача температура нормадан 6-8 градуска артып китә. Республикада әлеге вазгыять якшәмбе, 2 июньгә кадәр сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иртәгә, 31 майда, республика территориясендә һава торышы әллә ни үзгәрмәячәк. Төнге сәгатьләрдә +13..+18, көндез +27..+32 градус җылы булачак. Урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгыр явачак, көчәйгән вакытта җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Шимбә көнне, 1 июньдә, Татарстан аша көнбатыштан көнчыгышка таба Скандинавия циклонының актив атмосфера фронтлары узачак. Алар яңгырлар алып килә. Җилнең тизлеге урыны белән секундына 17-22 метрга кадәр җитүе ихтимал, урыны белнән боз явачак. Көндез +24..+29, республиканың көньягында +33 градуска кадәр җылы булачак.

Шимбәдән якшәмбегә каршы төндә узып баручы атмосфера фронтлары йогынтысында республиканың көнчыгышында яшенле яңгырлар көтелә. Көндезге сәгатьләрдә көнбатыш циклон үзе белән бераз салкын һава массалары алып киләчәк. Һава температурасы +21..+26 градус тәшкил итәчәк.

 

Дүшәмбе көнне, 3 июньдә, чираттагы атмосфера фронты Татарстанга яңгырлар алып килә. Көндез +20..+25 градус җылы булачак.

Татарстан синоптикларының фаразлары буенча, сишәмбе көнне, 4 июньдә, явым-төшемнәр көтелми. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +17..+22 градуска кадәр күтәреләчәк.

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев