САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда яңа бәйрәм барлыкка килергә мөмкин

Татарстанда Бакчачы көнен билгеләп үтә башларга җыеналар.

ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында "Татарстанда Бакчачы көнен билгеләү турында" карар проекты тәкъдим ителде.

Проект нигезендә, "Бакчачы көне" бәйрәмен ел да сентябрьнең беренче шимбәсендә билгеләп үтү тәкъдим ителә. Валерий Власов аның кайбер төбәкләрдә августның соңгы атнасында, каядыр май ае башында билгеләп үтелгәнен әйтте.

Депутат Валерий Власов бакчачылыкның республикада массакүләм социаль күренеш булуын искәртте. "Татарстанда 1 меңнән артык бакчачылык берләшмәсе исәпләнә. 1 млн га якын кеше үзен бакчачы дип саный. Россия Дәүләт статистикасы комитетының төбәк идарәсе мәгълүматлары буенча, республикада 540 меңгә якын шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә, аларда яшәүчеләр шулай ук бакча тота", - диде ул.

Комитет утырышында катнашучылар Дәүләт Советы Карар проектын хуплады. Бу мәсьәлә парламентның июль сессиясе көн тәртибенә кертеләчәк. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/28/188923/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев