САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда тагын ике пляж ачылырга мөмкин

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе Минзәлә һәм Зәй су объектлары буенча бу атнада ук карар чыгарачак.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсендә су объектына санитар-эпидемиологик нәтиҗә алуга ике яңа гариза каралачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә ведомство җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Бүгенгә тагын ике объект буенча эш алып барыла. Бу Минзәлә һәм Зәй комлыклары. Гаризалар 28 һәм 29 июльдә кабул ителде. Бу атнада барлык документлар һәм лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәләре булган очракта санитар-эпидемиологик нәтиҗә бирү турында карар кабул ителәчәк», — диде спикер.

Любовь Авдонина атна ахырында журналистларга нәтиҗә турында хәбәр итәчәген аңлатты.

Хәзерге вакытта республиканың ике пляжында гына су коенырга мөмкин. Коену өчен Лаеш районында «Кама диңгезе» һәм Түбән Камада «Кама» комлыгы ачык.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/society/03-08-2020/tatarstanda-tagyn-ike-plyazh-achylyrga-m-mkin-5760999

ФОТО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев