САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда беренче кар яувы ихтимал

Атна ахырында Казанда беренче кар яварга мөмкин

Бүген Татарстан башкаласында шактый суытачак.

Бу атна ахырында Казанда беренче кар яварга мөмкин. Бу хакта кичә профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Без Россиянең Европа территориясе буенча уза торган циклон йогынтысында торабыз. Салкын агымнар Баренц һәм Норвегия диңгезеннән, Арктикадан килә. РФ Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразына караганда, дүшәмбе  һәм сишәмбе төнлә Казанда юеш кар яварга мөмкин», - дип хәбәр итте ул.

Әңгәмәдәшнең мәгълүматлары буенча, атна ахырына шәһәрдә тәүлеклек уртача температура нормадан 5 градуска түбән булачак. Бу вакытта климатик норма буенча тәүлеклек уртача температура нормасы +10 градус тәшкил итә. Иртәгә суыклар башланачак. Пәнҗешәмбе көндез 13 градус җылы булыр дип көтелә, төнлә 4 градуска кадәр салкынайта.

 

Реклама

20 сентябрьдә көндез 12 градус җылы, 21 сентябрьдә +10 градус, ә 22 сентябрьдә 9 градус җылы булыр дип көтелә. Якшәмбе төнлә Казанда температура 1 градуска кадәр төшәчәк. Туфракта кырау төшәргә мөмкин.

Фото: https://pixabay.com/ru/

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X