САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда беренче балага айлык түләү 8 мең 896 сумга кадәр артты

Яңа социаль ярдәм чаралары төбәктә балалар туу үсешенә ярдәм итә.

2019 ел башыннан Татарстанда беренче балага федераль айлык түләү 8 мең 490 сумнан 8 мең 896 сумга кадәр артты. Бу хакта “Татар-информ”га интервьюда Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

“Айлык түләү керемнәре яшәү минимумы бер ярым күләменнән (42 мең 402 сум) түбән булган гаиләләргә тиеш. Ул балага яшь ярым булганчы түләнә. 2018 елда республикада бу сумма 8 мең 490 сум иде. 2019 елның 1 гыйнварыннан 8 мең 896 сумга кадәр артты”, - дип аңлатты ул.

Министр 2018–2027 елларның илдә балачак уньеллыгы дип игълан ителгәнлеген әйтте. Россиядә һәм Татарстанда балалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән масштаблы чаралар каралган.

 

“Путин түләүләрен” республикада 6,4 мең хатын-кыз ала. Моннан тыш, Татарстанда авыл җирендә яшәүче хатын-кызлар беренче һәм өченче балаларына бер тапкыр түләү ала.

Реклама

“Бу керемгә түгел, яшькә бәйле. Авылда өч елдан да ким яшәмәгән һәм 25 яшькә кадәр беренче баласын тапкан анага 50, 29 яшькә кадәр өченчесен тапкан анага 100 мең акча каралган”, - диде Зарипова.

Ике меңнән артык әни кеше бу мөмкинлектән файдаланган инде.

 

Фото: Султан Исхаков

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X