САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

ТАТАРЛАР ТУРЫНДА 4 ЯЛГАН ФАКТ (Ә ТУРИСТЛАР МОҢА ЫШАНА!)

Татарстанга, аеруча Казанга килгәндә, туристлар (өстәвенә әле алар Казан белән начар таныш булсалар), Казан, татарлар турында үзләренең әкияти күзаллаулар коллекциясен туплап киләләр. Шуларның 4се белән танышыйк.

БАРЛЫК ИРЛӘР ДӘ ТҮБӘТӘЙДӘН, Ә ХАТЫН-КЫЗЛАР ЯУЛЫКТАН ЙӨРИ

Килешәсездер, берәр шәһәр, илдә турист буларак йөргәндә, безнең барыбызның да бу җирдә яшәгән халыкның мәдәниятенә, яшәү рәвешенә баш-аягыбыз белән чумасы килә. Хәтта ул мәдәният дигәне күпчелек туристлар өчен күргәзмә рәвешендә генә калса да. Казан туристлары белән дә нәкъ шул ук хәл. Алар, Казан халкы белән бер дулкында булырмын дип,з иң беренче эш итеп түбәтәй алып куялар, ә аннары… чынбарлык белән бәрелешәләр: казанлыларның күбесе Ауропача киенә, түбәтәйне, күрсәң дә, бер ике кешедә генә күрерсең. Һәм туристка яңа сатып алган яшел ялтыравыклы түбәтәенә күз яшьләрен түгәргә генә кала.

ТАТАРЛАР ҺӘР КӨН ЧӘКЧӘК БЕЛӘН ЧӘЙ ЭЧӘ

Туристлар фикеренчә, казанлылар көненә әллә ничә тапкыр чәкчәк  белән чәй эчәләр. Монда дөреслек юк түгел, һәм туристка чәкчәк турында белгәне өчен 5 балл куярга була, ә менә татар тәм-томнары чәк-чәккә генә кайтып кала дип уйлавы өчен минус ун балл! Чөнки чәк-чәк кенә түгел бит инде, карале, гөбәдия дә бар бит!

ТАТАРЛАР ГАРӘП ТЕЛЕН ЯХШЫ БЕЛӘ, Ә РУС ТЕЛЕН – ЮК

 

Реклама

Монысы безнең өчен бөтенләй көлке сыман инде! Тик туристларның болай уйларга җирлеге юк түгел: Казандагы мәчетләрнең күплеген, Бауман урамы башында гарәп язулы сәгатьне күрү туристта шундый ялгыш фикер формалаштыра. Шуңа күрә дә алар тиз генә онлайн-тәрҗемәче ачалар. Ә аннары рус сөйләмен ишетеп, җиңел сулап ябып та куялар. (Эх, менә шәп булыр иде, туристларның шул күзаллаулары чынбарлыкка күчсә!)

ТАТАР ҖЫРЛАРЫН ГЫНА ТЫҢЛЫЙЛАР

О, монысы тагы да шәп! Тукай метро станциясенә төшкәндә кала торган дисклар кибеттән яңгыраучы татар җырлары гына күз алдында тотылмый монда. Тәүлек әйләнәсе безнең колакчыннарда татар җырлары гына яңгырый дип уйлыйлар икән алар. Хм… Ә монысын инде миф дип кенә әйтә торган түгел, чөнки татар эстарадасы артистларын ничек үлә-бетә тыңлауларын, концертларына ябырылып йөрүләрен барыбыз да күреп тора бит 

Фото: архив tatar-inform

yalkyn.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X