“Татар кызы” бәйгесендә җиңүчегә нинди автомобиль биреләчәге билгеле булды

“Җиңүчегә төп бүләк – Златоуст осталары ясаган таҗ һәм “Лада Гранта” машинасы биреләчәк”, - ди оештыручылар.

16 ноябрьдә Казанда узачак “Татар кызы – 2018” халыкара бәйгесендә җиңүчегә биреләчәк автомобиль маркасы билгеле. Бу хакта бүген Бөтендөнья татар конгрессында әлеге бәйгене оештыруга багышланган матбугат конференциясендә әйттеләр.

“Татар кызы” исеменә лаек булган кыз Златоус осталары ясаган таҗга һәм “Лада Гранта” автомобиленә ия булачак”, - диде халыкара “Татар кызы” бәйгесенең президенты Лена Колесникова.

Колесникова сүзләренчә, әлеге таҗ татар мотивлары белән, Казан башлыгы эскизы буенча ясалган.

 

“Әмма мин таҗны да, машинаны төп бүләк дип санамыйм. Иң мөһиме – фестивальгә әзерлек вакытында алган белемнәр, тәҗрибә гомер буена җитәрлек. Чөнки бу проект башка проектлардан көндәшлек булмау белән аерылып тора. Монда катнашучы кызлар дуслаша, соңыннан да аралашып тора. Алар бүген - зур бер гаилә”, диде халыкара “Татар кызы” бәйгесенең президенты.

Фото: Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде