Татар конгрессы районга рәхмәт белдерде
Район Сабан туенда Бөтендөнья татар конгрессы каршында оештырылган «Татар гаиләсе» фондының башкарма директоры, табибә Миләүшә Гайфуллина да катнашты.
Ул сарманлыларга бәйрәм сәламен шигырь юллары аша җиткерде. «Сәламәт кешегә бөтен нәрсә дә кирәк, ә сәламәт булмаган кешегә сәламәтлек кенә кирәк», – диде ул, халыкны бәйрәм белән котлап.
Миләүшә Хафиз кызы фондның җирле бүлекчәсе җитәкчесе Индира Сәхиповага Рәхмәт хаты тапшырды.
– Сарман районы – республика күләмендә актив эшләүчеләр сафында. Сез татар гаиләләрен барлап, милләтебезнең телен, гореф-гадәтләрен саклап яшисез. Моның өчен сезгә дә, Индира Рәисовнага да зур рәхмәтемне белдерәм, – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев