Суд приставлары СМС хәбәр юллый башлаячак

Россия Суд приставлары бурычлыларга төрле чикләүләре хакында СМС аша хәбәр итү мөмкинлеге алырга мөмкин. Бу хакта Россия Юстиция министрлыгына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Тиешле үзгәрешләр “Башкарма производство турында”гы законга 6 августта кертелде. Әгәр алар хупланса, 2020 елдан приставлар бурычлы кешеләргә чит илгә чыгуны чикләү турында СМС  җибәрә алачак. Шул ук вакытта мондый хәбәрләрне алуга гражданнарның үзләренең ризалыгы да кирәк.

Юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр әлеге төр хәбәрләрне  үзләре күрсәткән электрон почтага  алачак. Беренче тапкыр бу инициатива 2017 елда тәкъдим ителде.

 

Фото: pixabay.com

vatantat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде