Сөт продуктларын сату кагыйдәләре үзгәрде

Роскачество белгечләре яңа кагыйдәләрнең үтәлешен тикшерәчәк.

1 июльдән Россиядә сөт продукциясен сатуның яңа кагыйдәләре эшли башлады. Хәзер сәүдә залларында составында натураль сөт булган продуктлар визуаль рәвештә аерылып торырга тиеш булачак. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Ил Хөкүмәтенең тиешле карарын РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев агымдагы елның 29 гыйнварында имзалады.

 

Сәүдә залларындагы киштәләрдә составында натураль сөт булган продуктлар мәгълүмати язу белән аерылып торырга тиеш, дип билгеләп үтә «Прайм» агентлыгы.

Кибетләрдә сөт продукциясен чыгаруның яңа кагыйдәләре авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итәргә, кулланучылар игътибарын җәлеп итәргә тиеш.

Роскачество белгечләре яңа кагыйдәләрнең үтәлешен тикшерәчәк.

Фото:https://pixabay.com/ru/

https://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде