САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова Социаль хезмәткәр көне белән тәбрик итә

Җәмгыятебез нинди генә үсеш юллары аша узмасын, анда һәрвакыт кайгыртуга мохтаҗ кешеләр була.

 Аларга дәүләт яклавын оештыру социаль хезмәткәрләрдән башка мөмкин булмас иде. Социаль хезмәткәр булу - бу үзеңне башкаларга багышлау дигән сүз. Бу һөнәр шулай ук шәфкатьлелек, миһербанлылык, хезмәт сөю, кешеләрне ярату кебек сыйфатларны бергә туплаган.

Районда социаль яклау учреждениеләренең киң челтәре булдырылган, алар халыкка хезмәт күрсәтүнең өстәмә төрләрен гамәлгә кертәләр, эшнең сыйфатын яхшырту турында кайгырталар. Безнең ветераннарыбыз, инвалидлар, өлкәннәр, ялгыз кешеләр, ятим балалар, аз тәэмин ителгән гаиләләр — барысы да даими игътибар үзәгендә.

Реклама

Хөрмәтле халыкны социаль яклау хезмәткәрләре, кадерле ветераннар! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәм - Социаль хезмәткәр көне белән котлыйм. Сезгә ныклы сәламәтлек, тормышыгызда иминлек һәм гаилә бәхете, ә социаль хезмәткәрләргә киләчәктә дә хезмәт уңышлары телим!
Лилия Гыйльметдинова, социаль яклау бүлеге начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев