САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сораштыру нәтиҗәсе ни сөйли?

Китап – иң акыллы киңәшчеләрнең берсе. Китап һәр кешегә хезмәттә булыша, ул кешеләрне бәладән коткара, тормышны танып белергә өйрәтә.

Китап кешегә үсәргә һәм халыкның аңын баетырга мөмкинлек бирә. “Китап кешене галәмнең хуҗасы итә”, - дип яза П.А.Павленко. Бала чакта китап укудан да күңелле нәрсә юктыр. Бигрәк тә ул китапта сиңа таныш хәлләр турында язылган булса, аны кат – кат укыйсы, алар турында иптәшләреңә сөйлисе, шигырен күңелдән ятлыйсы килә. Андый китаплар – безне бала чактан зур тормышка озатып калучы, гомер буе хәтердә яңарып торучы иң якын дусларыбыз, һәр кеше китапны үзенең иң 
якын дусты итеп күрә. Китап – канатлы ул! Китап, үзенең канатына утыртып, сине мең ел артка илтеп ташлый, яисә ул кешене йөз елга алга алып китә. Китап – әнә шундый могҗизалы нәрсә ул! 
Укучыларыбыз арасында «Китап укып елый алганнарның, күңелендә булмый каралык” исемле сораштыру уздырган идек. 
Барлыгы 64 кеше җавап биргән. Бүген укуга карата мөнәсәбәтләр каршылыклы. Буш вакытын китапка багышлаган малай - кызлар саны елдан - ел кими. Моның шулай икәнен 13 кеше (20,31%) раслады. Тик әле бар да куркыныч диеп әйтмәс идек, чөнки 12 кеше (18,75%) айга бер тапкыр китап кибетеннән китап сатып алып укуны хуп күрә булып чыкты. Нәрсәсе куанычлы: “Сарман” газетасы белән һәрдаим бергә булучы дусларыбыз да бар. Алар - 17 кеше (26,65 %) – китап укымасалар да, газетаның бер битен дә калдырмый укыйлар икән. Эш белән мавыгып, китап укырга җитешмәүчеләр 15 кеше (15,63 %). Китап укымыйча, йокыга да китә алмаучы дуслар булуы да сөендерә (10 кеше). 
Китап – ул кешенең уйларын чагылдыра торган сирәк могҗизаларның берсе, дип язган И.Гази. Китапханәләргә ешрак йөрик, китап укуга игътибарны арттырыйк, дуслар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев