САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәламләшеп яшик, дуслар!

Уяндыңмы – елмай, Сәлам бирче көнгә... Якыннарыңны, туганнарыңны, дусларыңны сәламлә, чөнки бүген – Бөтендөнья сәлам бирү көне. Әлеге датаның 47 еллык тарихы да бар.

Бәйрәмне америкалы игезәк туганнар Брайен и Майкл Маккомаклар 1973 елда уйлап табалар. Бу вакытта Мисыр белән Израиль арасында "салкын сугыш" барган була. Әлеге көн халыкара киеренкелеккә каршы көрәш билгесе буларак кирәк була. Егетләр дөньяның барлык почмакларына да сәламләү хатлары җибәрәләр. Алар адресатны тагын ун кешене генә булса да сәламләвен сорыйлар. Бу фикерне 180нән артык илдә хуплыйлар. Шуннан ул киң танылу таба. Календарьдагы бу дата дуслыкны һәм киңкүңеллелекне символлаштыра.
Сәламләшү – иң яхшы гадәтләребезнең берсе. Өйдә, урамда, юлда, кая да булса кергәндә – кайда гына булмасын, бер кеше икенче кешегә сәлам бирү вазифабыздан санала.
Бер-беребезне сәламләп, яхшы кәеф һәм куанычлы хисләр бүләк итеп яшик, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев