Сарманның тату сыйныфы кызлары hәм егетләре Анапага ял итәргә киттеләр
.
"Тату сыйныф серләре" республика бәйгесендә катнашып, Сарман урта мәктәбенең 6 в сыйныфы укучылары hәм әти-әниләре, укытучылары җиңү яулаганнар иде. Бу уңайдан җиңүчеләрне Краснодар өлкәсе Анапа шәhәренең "Глобус" лагерена юллама белән бүләкләделәр. Кичә тату сыйныфның 14 укучысы hәм класс җитәкчеләре Венера Хөсәенова сәфәргә кузгалдылар. Аларны әти-әниләр Казанга кадәр озата бардылар, тимер-юл вокзалыннан хәерле юл теләп калдылар. Без кызларга hәм егетләргә хәерле яллар, онытылмаслык хис-тойгылар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев