САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарманлыларга каһвә исе катлаулы мәсьәләләр чишәргә ярдәм итә

Ственс Технология институты галимнәре каһвә исенең катлаулы мәсьәләләр чишәргә ярдәм итүен ачыклаган. Бу хакта MedicalXpress хәбәр итә.

Тәҗрибәдә 100гә якын кеше катнашкан. Аларны ике төркемгә бүлгәннәр.

Алгебрадан мәсьәләләр чишүче беренче төркем аудиториясендә каһвә исе килеп торган. Икенче төркем мәсьәләләр чишкән аудиториядә бернинди ят исләр дә килмәгән. Нәтиҗәдә, беренче төркемдә уртача билге югарырак булган.

 

Беренче аудиториядә каһвә исенең кофеинсыз эчемлектән килүе сәбәпле, галимнәр эшнең плацебо тәэсирендә икәнен фаразлаган. Катнашучыларга каһвә исе аларга мәсьәлә чишәргә булышкан кебек тоелган. Үз-үзеңне ышандыру тиешле нәтиҗәгә китергән.

Галимнәр, бу тәҗрибә нәтиҗәләре тормышның төрле өлкәләрендә файдалы булырга мөмкин, дип саный.

Фото: pixabay.com сайтыннан

https://kiziltan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев