САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарманлыларга интернет челтәре аша дәүләтне кимсетергә ярамый

Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексына үзгәрешләр кертелде.

Бу хакта 2019 елның 18 мартында кабул ителгән 28 федераль закон нигезендә интернет челтәрендә җәмгыятькә яки дәүләткә карата кимсетү сүзләре язган өчен административ җаваплылык каралды. 
Мәгълүмати-телекоммуникация һәм интернет челтәрләрендә кешелек горурлыгын һәм җәмәгатьчелек әхлагын әдәпсез рәвештә кимсетүче сүзләр язган, җәмгыятькә, дәүләткә, дәүләт хакимиятен тормышка ашыручы органнарга, Россия Федерациясенең рәсми дәүләт символларына, Конституциягә карата хөрмәт итмәүне белдергән өчен, әгәр бу гамәлләр өчен җинаять җаваплылыгы каралмаган булса, 30 мең сумнан 100 мең сумга кадәр штраф салу каралды. Әгәр югарыда телгә алынган административ хокук бозу, ягъни дәүләтне, дәүләт символларын, Конституцияне кимсетү икенче тапкыр кабатланса, штраф 100 мең сумнан алып 200 мең сумга кадәр карала яки хокук бозучыга 15 тәүлеккә кадәр арест салына. Әгәр хокук бозучы шушындый ук гамәлләрне ике тапкырдан артиыграк кылса, штраф күләме 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр тәшкил итә яки хокук бозучыга 15 тәүлеккә кадәр арест салына. Өстәвенә барлык очраклар турында да 24 сәгать эчендә Россия Федерациясе прокуратурасы органнарына хәбәр ителә. 
Айрат Рәхимҗанов, район прокуроры урынбасары.

Фото:https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев