САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарманлылардан фотографияләр кабул ителә

Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, оборона предприятиеләре хезмәткәрләре һәм Ленинград блокадасын кичерүчеләрнең истәлеген мәңгеләштерү максатыннан, Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең Төп сараенда “Хәтер юлы” (“Дорога памяти”) тарихи-мемориаль комплексының мультимедиа галереясы булдырыла.

“Хәтер юлы” уникаль проекты Бөек Ватан сугышында халык батырлыгы тарихының кыйммәтле һәйкәле булып тора. Районда яшәүче һәр кешенең әлеге тарихи-мемориаль комплекста якыннарының фотографияләрен урнаштыру мөмкинлеге бар. Бөек Ватан сугышы ветераннары турындагы изге хәтерне сакларга теләүчеләргә түбәндәге адрес буенча Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары комиссариатына мөрәҗәгать итәргә кирәк: Сарман авылы, Муса Җәлил урамы, 57 а йорт. Фотографияләрне Россия Федерациясе Оборона министрлыгы сайты аша да урнаштырырга мөмкин. Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары комиссариаты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев