САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарманлылар ТАССР төзелүгә 100 ел тулуны билгеләп үтәләр

Көчле Татарстан

( ТАССР төзелүгә – 100 ел)
Олуг юбилеең җитте,
Яшең тулды йөзгә дә.
Синдәй дәүләтебез булу –
Зур сөенеч безгә дә.
Үткән дәверләр эчендә
Бар ачысы, төчесе.
Тик шулай да бирешмәдек,
Без бит – татар кешесе.
Табеев белән Шәймиев
Нык тоттылар тәхетне,
Алар сизгерлеге аша
Таптык олы бәхетне.
Миңнеханов дәвам итә
Алар башлаган эшне.
Аның җитәкчелегендә
Без җир шарында көчле.
Ныклы ил булып, үзебез
Яши алырлык затлар.
Чөнки бездә моның өчен
Тудырылган бар шартлар.
Кара алтын запасың да
Күп елларга җитәрлек.
“КамАЗ”ың бар, “Нефтехим”ың –
Санасаң, ис китәрлек.
Ярты дөнья туенырлык
Икмәк үсә кырларда,
Башаклар шавы кушыла
Сине мактап җырларда.
Горурланып әйтә алам:
Син үзең бер мәмләкәт.
Алга таба да гел шулай
Артып торсын бәрәкәт.
Күпмилләтле гаилә булып,
Яшик шулай дуслыкта.
Көндәшләрнең эче пошсын
Безнең бу татулыкка.
Килер көннәр матур булыр,
Эшчән халкың булганда,
Ирешсен Сарман котлавы
Нәкъ бер гасыр тулганда.
Әшрафулла Зарипов. Сарман

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X