САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Матур булыйм, дисәгез, бәхетле булыгыз, дуслар!

“Матурлыкның күзгә кереп торганы түгел, күзеңне ачканы кадерле”, - дигән язучы Шәүкәт Галиев.

Бүген, 9 сентябрь көнне, бөтен дөнья күләмендә Халыкара матурлык көнен билгеләп үтәләр. Әлеге күңелле бәйрәмне үткәрү тәкъдиме белән 1946 елда Брюссельда урнашкан СИДЕСКО Халыкара эстетика һәм косметология комитеты чыга.
1995 елдан бу көнгә зуррак әһәмият бирә башлыйлар. Гүзәллек, матурлык нигезе булырдай, эстетик һәм рухи канәгатьләнү өстәрлек һәр гамәл хуплана.
Бүген матурлык салоннары хезмәткәрләре дә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Матур һәм чибәр булыйк, дуслар.
Бу хакта акыл ияләренең фикерләренә дә күз салыйк.
“Кешедәге матурлыктан көчлерәк матурлык юк дөньяда”. (Әхсән Баян)
“Кара уйлар җанны каралта”. (Мәхмүт Хәсәнов)
“Кеше күңеле һәрвакыт матурлыкка сусап яши. Аңа яңадан-яңа тәэсирләр, дулкынланулар, сокланулар кирәк. Соклану күңел юшкыннарын юа”. (Фәнис Яруллин)
“Һәр матурның күңеле ак түгел”. (Равил Фәйзуллин)
“Бары гүзәл җанда гына бәхет чәчәкләре калка”. (Флера Тарханова).

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев