САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарманлылар гриппка каршы прививка ясата алалар

Соңгы 45 атна эчендә Татарстан Республикасында кискен сулыш юллары белән авыруның 11060 очрагы теркәлде. Бу – 10 мең кешегә 29,7 авыру туры килә дигән сүз.

  • Сарман районында авыручанлык дәрәҗәсе эпидемия чигендә түгел, 45 атна эчендә барлыгы 34 очрак теркәлде, грипп очраклары булмады.
    Гриппны кисәтүнең иң нәтиҗәле юлы – ел саен прививка ясату. Чөнки нәкъ менә вакцина быелгы сезон өчен актуаль булган грипп вирусларыннан саклый. Прививка барлык яшьтәге кешеләргә дә киңәш ителә, ләкин бигрәк тә – алты айдан башлап балаларга, хроник авырулары булган гражданнарга, йөкле хатын-кызларга, куркынычлылык төркеменә кергән һөнәр ияләренә – медицина хезмәткәрләренә, укытучыларга, студентларга, хезмәт күрсәтү һәм транспорт тармагында эшләүчеләргә.
    Республикадагы кебек үк, районда да гриппка каршы прививка кампаниясе дәвам итә. 9 ноябрьгә республика халкының 38,8 проценты прививка ясатса, район халкының 37 проценты, ягъни 12801 кеше вакцина ясатты. Аларның 4000 е – балалар. Быелгы 2019-2020 ел сезонында республикада да, районда да халыкның 50 процентыннан артыгына прививка ясау бурычы куелды. Ә куркынычлылык төркеменә кергәннәрнең – кимендә 75 процентына.
    Районда прививка ясатучыларның берсендә дә катлауланулар күзәтелмәде. Район үзәк хастаханәсе авыру көчәйгәнче барлык гражданнарга вакцина ясатырга киңәш итә. Үз вакытында вакцина ясату грипптан соң булырга мөмкин пневмония, бронхит, отит, синусит, менингит, энцефалит, миокардит, перикардит һәм башка катлауланулардан сакланырга да ярдәм итә. Аны авыру көчәя башлаганчы 2-3 атна кала ясату яхшы. Иммунитет якынча ике атна эчендә формалаша. Гриппка каршы вакцинация яшәү урыны буенча мәҗбүри медицина иминияте полисы беркетелгән медицина учреждениеләрендә - район үзәк хастаханәсендә, амбулатория, участок хастаханәләрендә, фельдшер-акушерлык пунктларында бушка ясала. Прививка ясатырга килгәндә, үзең белән паспорт, полис булу кирәк.
    Линера Габделхакова, табиб-эпидемиолог.
 
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев