САРМАН
  • Рус Тат
  • Сарманлылар Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үттеләр

    Бүген сарманлылар район үзәгендәге Ял паркында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үттеләр.

    Аларны бәйрәм белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, барлык гаиләләргә сәламәтлек, ныклык, иминлек һәм бәхет теләде. Ул шулай ук Сарманда 55 ел бергә тату һәм матур гомер кичергән, итагатьле өч бала тәрбияләп үстергән Әзһәт һәм Гөлнур Хөснуллиннарга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален тапшырды. 
    Бу хакта тулырак язманы газетабызның киләсе санында укый аласыз. 
    Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: