САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарманлылар чит илдәге кертемнәре буенча декларация бирә алалар

Хөрмәтле салым түләүчеләр!

Татарстан Республикасы буенча 11 нче районара салым инспекциясе сезгә түбәндәгеләрне белдерә: “Физик затлар тарафыннан банклардагы актив һәм счетларны (кертемнәрне) ирекле декларацияләү һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы 140 санлы Федераль закон (8.06.2015) нигезендә салым түләүчеләр чит илләрдәге актив һәм счетлары турында яшәү урыны буенча яки Россия федераль Салым хезмәтенә ирекле рәвештә хәбәр итә алалар. 
Ирекле рәвештә декларация тапшыру салым, таможня һәм валюта өлкәсендәге элек кылган закон бозулар өчен җаваплылылыктан азат итүгә юнәлдерелә, шулай ук активларны салым түләмичә номиналь хуҗадан реаль хуҗага кайтару мөмкинлеге бирә. 
Махсус декларация формасы, аны тутыру һәм тапшыру тәртибе Россия Салым хезмәтенең рәсми сайтында (www.nalog.ru) “Махсус декларация” (“Специальная декларация”) ... бүлегендә урнаштырылган. 
Россия Салым хезмәте махсус декларацияне саклауның яшеренлеген тәэмин итә, андагы мәгълүматларны өченче затларга тапшыру, шулай ук аларны салым контроле чараларын тормышка ашыру максатларында файдалану хокукына ия түгел. 
Россия Салым хезмәте салым түләүчеләр өчен мәгълүмати белешмә дә ... әзерләде. Анда аңлаешлы һәм гади рәвештә чит илдә бизнес алып барган яки чит илдә активлар булган очракта Россия Федерациясендә салым түләү үзенчәлекләре, ике тапкыр салым түләүдән азат булу тәртипләре, шулай ук нинди мәгълүматны ачарга ярый икәнлеге һәм чит илдәге актив һәм счетларны декларацияләүгә кагылышлы башка мәсьәләләр турында аңлатыла. 
Ленар Фәссәхетдинов, Россия Федерациясе дәүләт гражданлык хезмәтенең II класслы киңәшчесе

 

Федеральная налоговая службаwww.nalog.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев