Районыбызда гаиләләр саны артып тора. Шунысы куанычлы, яшьләребез гаилә кыйммәтләрен анлап, гореф-гадәтләребезгэ хөрмәт белән карыйлар, әби-бабайлардан килгән йолаларны үтәргә тырышалар.
Элек-электән гаилә тормышы никахтан башланган. Бу көннәрдә Сарман авылы кызы Наилә Нияз кызы белән Мортамак авылы егете Айнур Фәнис улы Миннегалиевләрнең никах мәҗлесе үтте. Аны "Җәмигъ"мәчете имам хатибы Габдрахман хәзрәт Зарипов укыды. Никах теркәлгәнче яшьләр мәчеттә гаилә нигезләре хакындагы дәресләргә дә йөрде. Никах көнне аларга таныклык белән бергә дәресләр үтү турында белешмә дә тапшырылды.
Фирая Хакова.
Фото: Роза Ганиева.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз