САРМАН
  • Рус Тат
  • Сарманда солдат боткасы пеште

    Бүген Бөек Җиңүнең 74 еллыгын каршылау тантанасы кысаларында район үзәгендәге Ял паркында оештырылган бәйрәм чаралары сарманлылар өчен солдат боткасы белән дә истәлекле булды.

     Казаннарда тәмле булып ботка пеште, чәйнекләрдә чәй кайнады, алар яныннан солдат боткасын авыз итеп карарга теләүчеләр өзелмәде. Хәер, нәкъ менә урынын һәм вакытын белеп кенә пеште ул ботка. Район хакимияте каршындагы мәйданчыкта оештырылган бәйрәм чаралары, парад һәм митингтан соң халык бик теләп солдат боткасы белән тамак ялгап алды, ә аннан соң бәйрәм концертын тамаша кылды. 
    Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: