САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарман райондашлары белән хушлаша

Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының гомуми бүлек начальнигы Илшат Илгизәр улы Кушаев вафат булды. Ул 1963 елның 3 июлендә Сарман авылында туган.

1985 елда В.И.Ленин исемендәге Казан Дәүләт университетын тәмамлаган. Хезмәт юлын ТАССРның Сарман районы Башкарма комитеты авыл хуҗалыгы идарәсендә баш икътисадчы буларак башлый. 1986-1992 елларда ВЛКСМ райкомының II секретаре булып эшли. Аннан 8 ел район хакимиятендә әйдәп баручы белгеч була, баш белгеч булып күчерелә. 2001 елның август аенда район хакимиятендә гомуми бүлек мөдире итеп билгеләнә. 2006 елдан бүгенге көнгәчә район Башкарма комитетының гомуми бүлеген җитәкли. Район талантлы, пунктуаль, үз эшен җиренә җиткереп, яратып башкаручы, белемле, ярдәмчел белгечен югалтты. Райондашыбыз белән хушлашу 12.30 сәгатьтә үзе яшәгән йортта булачак. Гаиләсенең, якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев