САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарман оешмаларының шәхси состав документлары юкка чыгарга тиеш түгел

Татарстан Республикасының архив фондын формалаштыруга зур игътибар бирә. Узган ел даими саклауга оешмаларның 572 берәмлек - эш, 19 - шәхси состав, гражданнардан 23 шәхси документ кабул ителде. Шулай итеп, архив фондына 614 эш кертелде.

Быелның 1январенә архив бүлегендә саклауда оешмаларның - 23068 эш, шәхси состав буенча - 10780, 275 шәхси, 225 фотодокумент, барлыгы 34348 документ исәпләнде. 
Базар экономикасына күчү белән бәйле рәвештә районның күп оешмалары һәм предприятиеләре бетерелде. Болар – авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү кооперативлары, “Сельхозтехника”, райпо, Җәлил җылылык челтәре предприятиесе, хуҗалыкара төзелеш оешмасы, ПМК-“Мелиорация”, район көнкүреш идарәсе һәм башкалар. 2007 елдан башлап, бу оешмаларның эш документлары (шәхси состав буенча боерыклар һәм хезмәт хакы бирү өчен исәп-хисап һәм түләү ведомостьләре) безнең бүлеккә тапшырылды. Чагыштыру өчен: 2007 елның 1 январенә архивта шәхси состав буенча 341 эш сакланса, хәзерге вакытта – 10780! 
Архив белешмәләре кешенең хезмәт стажын һәм хезмәт хакын ачыклау өчен кирәк. Белешмәдәге мәгълүматның сыйфаты документларны тутыручы хезмәткәрләрнең үз эшләренә ни дәрәҗәдә намуслы һәм җаваплы карауларына бәйле. Архивка документлар аларны формалаштырганнан соң 5-15 елдан соң керәләр, ә шәхси состав документлары – оешма бетерелгәннән соң , ягъни алар күп дистә еллар оешманың үзендә сакланалар! Оешма үз документларын саклау өчен барлык норматив шартларны да тудырырга бурычлы. Документларда бүген җибәрелгән хаталар аркасында хезмәткәрләр берничә дистә елдан соң пенсиягә чыкканда зыян күрәчәкләр. 40 ел хезмәт куйган хезмәткәрнең “Стаж турында мәгълүматлар юк” дигән белешмәне алганнан соңгы реакциясен күз лдына китерегез. Моннан күп еллар элек стаж яки хезмәт хакы формалаштыру өчен җаваплы хезмәткәрнең нәрсәне дә булса язып бетермәве өчен ул гаеплеме соң?! Оешма бетерелгәч, шәхси состав документларының архивка тапшырылмавы, документларның югалуы өчен гаеплеме?! 
Хөрмәтле эш башкаручылар! Бүген сез тарих язасыз! Оешмагызның тарихын! Димәк, үз эшегез, хезмәткәрләрегез өчен сез тулысынча җаваплы. Бит документның һәр саны, һәр хәрефе артында – тулы бер тормыш, тулы бер язмыш! Документларга зур хөрмәт белән карасагыз һәм аның әһәмиятен аңласагыз, тарихны саклау өчен бөтен шартларны тудырсагыз иде! 
Аннан соң, ликвидациягә эләккән түбәндәге оешмаларның шәхси состав документлары архивка тапшырылмаган. Болар – “Сельэнерго”, “Стройцентр”, ООО «Промнефтеснаб», ООО «Юл Ташы», “Юлтимер кирпеч заводы”, “Алсу”, “Березка”, “Магистраль” ҖЧҖләре, АФХ “Алан”, Сарман МСО ТАПС, АООТ “Агропромдорстрой”. Аларның шәхси состав документлары турында нинди дә булса мәгълүматка ия кешеләрнең 2-53-15 телефоны буенча архив бүлегенә мөрәҗәгать итүләре сорала. 
Гөлшат Солтангалиева, район Башкарма комитетының архив бүлеге начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев