Төркемдәшләребезнең күп санлы сораулары буенча, Сарман катокларының эш сәгатьләрен белештек.
Катоклар Сарман гимназиясе һәм урта мәктәбе базаларында эшлиләр. Алар тимераякта шуарга теләүчеләрне көн саен якынча 18.00 сәгатьтән кабул итәләр, 20.00 сәгатькә кадәр эшлиләр. Кеше булуга карап, соңрак та ябылырга мөмкиннәр. Ә инде буран көнне, катокның әзерлегенә карап, ачылу бераз соңарырга ихтимал.
Зөлфия Шарипова язмасы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз