САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

САЛКЫН ТИМӘСЕН ӨЧЕН НӘРСӘ АШАРГА КИРӘК

Салкын тимәсен дисәгез, тозлы кәбестә ашагыз. Тозлы кәбестә калий, магний, кальций, тимер, цинк, фосфор, йодка бай.

Әлеге микроэлементлар организмны ныгыта һәм баш авыртуларына, йокысызлыкка каршы көрәшә. Тозлы кәбестә составындагы В6 витамины аксымны үзләштерә. Шуңа күрә аны ит ризыклары белән бергә ашарга кирәк. Андагы С витамины күләме лимондагыдан да артып китә. Туңып кайткач, кайнар чәй эчкәнче, тозлы кәбестә ашап куйсагыз, оттырмассыз. Ул салкын тию ихтималын киметә.

Кәбестә составындагы клетчатка ашкайнату органы һәм эчәкләр өчен әйбәт. Ул организмнан шлак һәм токсиннарны чыгара, бактерияләрнең черүенә юл куймый. Рассолы исә аппетитны арттыра, шулай ук геморрой, эч кибү вакытында да файдалы.

Тозлы кәбестә никотин кислотасына бай. Ул исә тырнак һәм чәчләрне ныгыту өчен кирәк. Бәйрәм табынына утырыр алдыннан тозлы кәбестә ашаган кеше исерми, ә соңыннан ашаса, махмырга бирешми.

Реклама

 

Фото: vatantat.ru

Чыганак: vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X